9 нчы февраль көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җилкәннәр җилдә сынала" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр
Китапханәнең төп бурычларыннан берсе - балаларның кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә һәм китапка кадерле әйбер итеп карый белергә күнектерү. Шул максаттан чыгып Бәзәкә китапханәсендә “Яраткан китабыма яңа тышлык” дигән иҗади сәгать үтте.
Китапханәче Галимуллина Г.М. Камай авылы мәктәбендә күпкырлы талант иясе, язучы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле әдәби сәгать үткәрде.
8 февраль көнне Татар Тәкәше авыл клубы мөдире Мусина Айгөл авылның актив ханымнары белән Гильмутдинова Дөрия апаны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
8 нче февральдә Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Без булачак солдатлар" дип аталган хәрбиләрчә атлап йөрү күнегүләре буенча конкурс үткәрелде.
8 февраль көнне китапханә хезмәткәрләре “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә “Язмышларга буйсынмас җан” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
7 нче февраль көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә «Буыннар очрашуы» дип исемләнгән студентлар белән очрашуда катнаштылар.
7 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Сталинград шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә багышланган "200 көн ут эчендә" дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.
5 февраль көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары “Әкиятләр илендә” сәяхәтендә катнаштылар.
2 нче февральдә ”Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз” исемле акция игълан ителгән иде. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга бөек Ватан сугышында балаларның батырлыклары турында сөйләде.