3 февральдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Кыш көне дөрес туклану» дигән темага әңгәмә уздырдылар.
31 гыйнварь көнне туган якны өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан Республикасы художниклар Союзы әгъзасы Рауза Латыпова – Иванованың шәхси күргәзмәсен ачу булды
Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Сталинградның кайнар кары” исемле батырлык дәресе үтте.
Иске Гришкин авылы китапханәсендә Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатында «Ленинградлылар батырлыгы үлемсез!» исемле батырлык дәресе үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Бу көн уңаеннан китапханәче Галимуллина Г.М. Камай авылы мәктәбендә “900 көнгә сузылган батырлык” исемле хәтер сәгате уздырды.
27 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Ленинград шәһәрен блокададан чыгару көне уңаеннан "Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады" дип аталган тарихи сәгать үткәрделәр.
28 январь көнне Сәйтәк авыл клубы “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш булган авылдашыбыз , һәвәскәр җырчы Иван Качаев истәлегенә “Авылыбыз сандугачлары “ дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Атаклы рус рәссамы Иван Иванович Шишкин 1832 елның 25 гыйнварында туа.
26 нчы гыйнвар көнне Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхмәтуллина Ф.Х. мәктәп укучылары белән берлектә “Син ТАССР турында нәрсә беләсең?” дигән тема астында сыйныф сәгате уздырды.
Иске Гришкин авылы китапханәсендә тууына 90 ел тулу уңаеннан җирле шагыйрь Николай Петрович Климовны искә алдылар.