Тукай яши безнең йөрәкләрдә
"Нәфис суз остасы" конкурсының гала-концерты
Әдәби - музыкаль кичә «Сүнмәс йолдыз»
26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан “Апуш дөньясына сәяхәт” дигән чара булып үтте. Кунакка “Чулпан” балалар бакчасы балалары тәрбияче Хасанянова Гөлия апалары белән килделәр.
26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре (Рафаэль Кабиров, Гизатуллина Нурания) белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай теле – туган тел “ дигән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Чарада мәктәп балалары катнашты.
25 апрельдә Үзәк һәм Татар китапханәләре, С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае, Район мәдәният клубы белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән “Китап битләреннән – экранга” кичәсе үткәрелде.
Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап «Тукай язы»
21 апрельдә Татар китапханәсе 12нче бакча балаларын кабул итте. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр китапханә белән таныштылар. (Тәрбиячеләре: Камалиева Л.Д., Митрошина Э.М.).
19, 20 апрель көннәрендә Татар китапханәсендә 7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашында “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дигән әдәби-музыкаль сәгатьләр үткәрелде.