ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Яңа китап укучыларны каршы алу – китапханәчеләр өчен бик күңелле. 24 нче ноябрь көнне шәһәребезнең беренче сыйныфта укучы балалары “Әкияти хит-парад” театраль тамаша карарга җыелды.

Балалар Баба-Яга (китапханәче Сырышева Т.Н.) сихерләгән әкият геройларын коткарырга киткән Скоморох (Сайранова Эльвина)

“Җәмгыять инициативасы” республика конкурсының “Гаиләне саклау” номинациясендә җиңү яулаган КЦСОН “Берег надежды” халыкны социаль яклау үзәге “Клуб “Фотомагия” проектында грант отты. Проектның авторы – педагог-психолог Мария Александрова. Проектның максаты – фототерапия кулланып, физик мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләләрне социаль-психологик тернәкләндерү.

“Алёнушка” исемендәге 6 нчы балалар бакчасында II региональ  “Әнием – кояшым” видеокотлауларның финал конкурсы узды. Читтән торып катнашу этабында  Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай һәм Менделеевск районнарыннан 370 укучы катнашты. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә иң якын кешеләре – әниләре турында проект төзеделәр. Балалар бакчасы мөдире  Сагдеева Ф. мондый конкурсларның әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур икәненә басым ясады.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә үткәрелгән китапханәчеләр киңәшмәсендә Әдәбият елына багышланган “Китап хәзинәләре утравы” буктрейлеры район конкурсына нәтиҗә ясалды.

Буктрейлер – китап эчтәлеге буенча төзелгән кыска видеоролик. Бу, барыннан да элек, әсәрнең сюжет линиясенә, геройларына игътибар җәлеп итәрдәй, кызыклы  реклама булырга тиеш. Буктрейлер төзү – китапны заманча  күзаллау, аның видеоформаттагы аннотациясе ул. Моны карагач, кешедә китап уку теләге уянырга тиеш.

23.11.2015. ГАПОУ “Нефть һәм химия техникум”ының филиалында “Хокук бозуларны һәм начар гадәтләрне кисәтү” айлыгы рамкасында “Хокук ликбезы” узды. Укучылар каршында полиция капитаны Юнусов А.Р. законның 71 – ЗРТ, 87 – ФЗ пунктлары белән таныштырды. Төп темаларның берсе булып, 228 нче статья торды. Шулай ук укучылар “Яшьләр һәм закон” күргәзмәсе материаллары белән дә таныштылар.

26 нчы ноябрьдә Мәктәптән тыш эш үзәгендә  шәһәр һәм авыл мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының түгәрәк өстәле булды. Темасы: “Балигъ булмаган яшьләр арасында начар гадәтләрне кисәтү: проблемалар, эзләнүләр, нәтиҗәләр. Утырышны тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Медведева И.В. алып барды.

1 нче декабрьдә Менделеев районында “Гражданнарны кабул итүнең бердәм көне” узачак.

Шәһәр һәм районның авыл җирлеге депутатлары халыкны 9:00 дан алып 18:00 га кадәр кабул итәчәкләр.

Язылу өчен 2-20-98 һәм 2-40-75 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

2015 елның 1 нче декабрендә “Гражданнарны кабул итүнең бердәм көне”нең план-графигы

Кичә “Яшьлек” мәдәният йортында  беренчеләрне китап укучылар сафына кабул итү булды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре  укучыларга төрле әкият исемнәрен һәм геройларын эзләп табу викториналары уздырдылар.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

19 – 22 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә “Без бергә чакта” проекты кысаларында конкурс-фестиваль узды.

Әлеге бәйгедә Казан, Ульян, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән балалар көч сынашты.

Безнең Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге проектта актив катнаштылар, призлы урыннарга лаек булдылар.

24 ноябрендә Балалар сәнгать мәктәбе залында музыка бүлегенең башлангыч сыйныфларында укучылар арасында “Җитез бармаклар” инструменталь бәйгесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International