ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

28 май көнне Сәйтәк авыл клубында "Чик сагында" дигән квест-уен үткәрелде.

27 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Юл әлифбасы»дип исемләнгән чара әзерләнгән иде. Анда «Барлык кешеләр өчен дә юл йөрү кагыйдәләре бар»дигән викторина үтте.

27 май көнне Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Камай төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәпкәчә төркеме белән берлектә "Минем беренче чыгарылыш кичәсе" дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр.

28 май көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Тәмәке  үтерә" дигән әхлакый сәгать үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты директоры хәзерге вакытта тәмәке тарту халыкның барлык зарарлы гадәтләреннән иң таралганы булуын сөйләде.

29 май көнне Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре "Исәнме җәй-ура-каникуллар" исемле уен программасы оештырдылар.

29 май көнне Монай авыл мәдәният йортында Химик көненә багышланган танып-белү чарасы узды.


27
май, 2022 ел
җомга

27 май көнне китапханәчеләр  үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Абалач авылы балалары мәдәният йорты директоры белән берлектә үз китапханәчесен дә котладылар.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Ижевка мәдәният йортының  музей почмагында мәдәният йорты директоры Валентина Пономарева гжель стилендә савыт-саба бизәү буенча күргәзмә оештырды һәм мастер-класс әзерләде.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Абалач мәдәният йортында балалар өчен " Ура! Каникуллар!" исемле күңел ачу программасы  узды.

25 май көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире  балалар белән җәйге чорда куркынычсызлык турында «Нәрсә ул җәй? " дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International