19 майда Бөтенсоюз пионерлар оешмасына нигез салынуга 100 ел тулды. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт һәм бурычка тугрылык - моңа һәр совет укучысын өйрәттеләр. Пионериянең 100 еллыгы уңаеннан Песәй авыл китапханәсендә "Пионер-барлык балаларга үрнәк"дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды.
Енабердино авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә кызыклы бәйрәм- пионерлар буынының укучылар белән очрашуын үткәрделәр.
Пионериянең 100 еллыгына багышлап Кокшан авыл китапханәсендә «Пионер учакларының ялкыны»дип исемләнгән фотозона-күргәзмә оештырылды.
19 май-пионерлар оешмасының туган көне, ул СССРда 100 ел элек барлыкка килгән. Бу көнне Монай авылы китапханәчесе тәрбияче белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен " Пионер-горур яңгырый!» дигән танып- белү сәгате үткәрде.
Гаилә - һәрберебез тормышында иң мөһиме. Балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көне кысаларында «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында » дип исемләнгән китап укучы гаиләнең бенефисы узды.
19 май-Пионерия көне! Бу дата уңаеннан Абалач авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына " 19 май-Пионерия көне!» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды
Сабыйларга бөҗәкләр һәрвакыт кызыклы. Алар аларны карарга, кайберләрен кулга алырга яраталар. Иң популяр, балалар өчен кызыклы бөҗәкләр- камка. Ул кечкенә, түгәрәк һәм тешләми. 18 май көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсе "Колосок" балалар бакчасында бу матур һәм файдалы бөҗәкләргә багышланган "Камкада кунакта" дигән мастер-класс үткәрде.
Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Үз йортыңның түбәсе астында»дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үткәрде.
2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымның күңел җәүһәрләрен барладылар.
Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан үрнәк алырлык кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 16 май көнне Ижевка авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Бөек могҗиза-гаилә» дип исемләнгән уен программасы булып узды.