26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Тукай исемендәге йолдыз " дип исемләнгән күргәзмә – викторина үткәрелде.
26 апрель көнне Монай авылы китапханәчесе Надежда Ахмедова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Габдулла Тукай - шагыйрь һәм әкиятче» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Енабердино авыл китапханәсендә «Гаҗәеп әкиятче Тукай» дип исемләнгән әдәби уку дәресе узды.
26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тула. Шул уңайдан 26 апрель көнне Песәй балалар бакчасында Песәй авылы китапханәчесе балалар өчен "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать үткәрде.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. 22 апрель көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Шәм янганда»дип исемләнгән импровизация кичәсе үткәрелде.
25 март көнне Турай авыл китапханәсендә язучының 136 еллыгына багышланган «Тукайлы балачак» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
25 апрель көнне Үзәк китапханә 3 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кырлайга сәяхәт» исемле туган тел сәгате үткәрде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Тукай, син һәрвакыт туган халкың хәтерендә" дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде.
Вениамин Александрович Каверинның тууына 120 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары өчен язучы (укытучысы Кузнецова М.В.) иҗатына багышланган «Тормыш көзгесе алдында» дип исемләнгән әдәби сәгать әзерләде.
Балалар китапханәсендә 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Халык уенчыклары» танып-белү сәгате үткәрелде.