ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ХХ гасырның рус поэзиясендә иң күркәм исемнәр арасында без Марина Цветаева исемен гадел атыйбыз. Ижевка урта мәктәбендә рус шагыйрәсенең тууына 130 ел тулу уңаеннан, авыл китапханәчесе Останина И.М. оештырган «Әгәр  күңел канатлы булып туган икән.» дип исемләнгән шигъри сәгать узды.

Тихоново авылы китапханәсендә өлкәннәр декадасына багышланган «Бәрәңге мәҗлесе» уздырылды.

Монай авыл мәдәният йортында өлкәннәр декадасы кысаларында «Күптән күрешкән юк»дигән ял кичәсе булып узды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунаклар өчен музыкаль – күңел ачу программасы әзерләделәр.

Октябрь башында иң зур хөрмәткә лаек – өлкән буын кешеләренә багышланган бәйрәмне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әлеге искиткеч көзге бәйрәм уңаеннан Песәй авыл китапханәсе «Күңел элеккечә яшь»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Традиция буенча, октябрьнең беренче көннәрендә балалар китапханәсе үзенең яшь китап укучыларын һәм аларның әбиләрен ял кичәсенә чакырды.

Һәр елны балалар китапханәсе хезмәткәрләре яңа китап укучыларны каршы ала һәм беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр үткәрә.  

Иске Гришкин авыл китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган «Көзнең илһамлы мизгеле: Осень со вкусом счастья» дип исемләнгән китап күрәзмәсе оештырылды

Өлкәннәр декадасы кысаларында Тойма авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче «Музыкаль минут» дигән акция-котлау үткәрделәр.

Татар китапханәсендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, актив китап укучылар белән “Нурын сибеп торсын исемебез!”дигән тематик сәгать уздырылды.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә халыкара укытучылар көненә багышланган “Укытучыга аерым ихтирам” дигән мәгълүмат сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International