ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татар китапханәсендә 2 нче “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары белән экологик сәгать үткәрелде. Чара 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан узды.

Милли бәйрәмебез «Сабантуй»га бүләк җыю гадәте борынгыдан сакланып калган. Быел да Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге йоланы бик матур итеп оештырдылар.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

3 июнь көнне Турай урта мәктәбенең «Ал җилкән " мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Ижевка авыл мәдәният йорты директоры Пономарева В.Б. музей почмагы буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде.

4 июнь көнне Ижевка мәдәният йортында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән ташландык материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумының гаризалар кабул итү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды

Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре «Без яши торган йорт " дигән экологик акция үткәрделәр.

7 нче мәктәпнең 30 укучысы июнь ае дәвамында ял итеп кенә калмыйча, саф һавада үз сәламәтлекләрен ныгытып, вакытларын файдалы итеп үткәрәчәкләр-юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.

2022 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Татарстан территориясендә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган “Наркотикларсыз тормыш” республика наркотикларга каршы  акциясе уза.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Тукай районында Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  балаларны яклау көненә багышланган "Яңгырасын балачак көлүе"  исемле чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International