Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балачак - ул иң ваемсыз, бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Балаларны яклау көне җәйнең иң яраткан чоры башлану белән туры киләдер, мөгаен. Бу көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре «Уч төбендәге кояшкай»дип исемләнгән күңелле һәм кызыклы уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.
5 июнь көнне Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы кояшлы көндә авыл мәдәният йорты территориясендә "Кояш куяннары"дигән җәйге вернисаж оештырдылар.
Пушкин шигърият бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтелә һәм Бөтенроссия статусына ия. Абалач авыл җирлегендә авыл балалары бу вакыйгага багышланган акциядә катнаштылар.
5 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йортында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган «Туган табигать» дип исемләнгән табигать турында экологик сәгать үткәрелде.
Монай авыл җирлегендә 18 июнь көнне узачак Авыл көненә бүләкләр җыю булып узды.
4 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Тойма авылында матур борынгы йола үткәрделәр: бәйрәм алды бүләкләр җыю –«яулык җыю» («әйберләр җыю» яки «яулык җыю»).
5 июнь көнне Турай авылында балалар һәм үсмерләр белән бергәләшеп, йорттан йортка кереп Авыл бәйрәменэ бүләк җыярга чыктык.
4 июнь көнне Бәзәкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән берлектә туган авылыбызның матур һәм киң урамнары буйлап гармун астында җыр-биюләр белән күңелле итеп үттеләр.
2022 нче елның 4 июне 21.00 сәгатьтән 5 июне 9.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү. Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) клиентның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕПГУ) теркәлгән очракта, кабул итүгә килмичә, РПФ хезмәтләренең күбесен алырга мөмкин, дип игътибар итә.