«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен яшь герой-антифашистны искә алу көненә багышланган "Поэмаларга лаек нәни чыдам ир-егетләр һәм кызлар» дигән батырлык дәресе узды.
Балалар китапханәсендә "Кама таңнары" балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәрби дан көненә багышланган «Сталинград сугышы» тарихына экскурсия узды.
Камай авылы китапханәсе Красносулин районы җирлекара үзәк китапханәсе инициативасы белән оештырылган «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясенә кушылды.
Монаш авыл китапханәсе 14 февральдә дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез – 2022» исемле VI бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы: Россия дәүләт балалар китапханәсе ярдәме белән балаларны китап укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе.
Монаш авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясендә катнашты.
7 февральдән 14 февральгә кадәр мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе, балаларны китап укуга тарту максатыннан, 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган, "Китап укучылар үстерәбез" дип исемләнгән VI Бөтенроссия акциясен уздыра. Балалар китапханәсе әлеге акциягә кушылды.
15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Ватан тарихының батыр һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, хәрби хезмәткәрләрнең, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан Камай китапханәсендә "Әфган сугышы кайтавазы"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Шагыйрьнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, үзәк китапханәдә1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Шигырьләрем – тере шаһитлар" дип исемләнгән тарихи – шигъри сәгать үткәрелде.
15 февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил туган. Камай авыл мәктәбендә “Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"дип исемләнгән уку марафоны үткәрелде.
Турай авыл китапханәсе "Китапларны яратып бүләк итегез" исемле VI Бөтенроссия акциясендә катнашты.